news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда “Ак калфак” оешмасы әгъзалары киләчәккә планнар төзеде

Алар мул табынлы утырмада Әниләр көнен үткәрү, янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү турында сөйләште.

(Азнакай, 13 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нур). Азнакай районыың Эльвира Галиева җитәкчелегендәге хатын-кызлар советы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җәйге мәшәкатьләрдән арынып, мул табынлы утырмага җыелды, дип яза җирле басма.

“Ак калфак” җәйләрен дә чаралар үткәреп килде. Ә көз планнар корыр өчен иркенрәк чак. Гүзәл затлар алда торган Әниләр көнен үткәрү, янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү, кышын кул эшләренә өйрәнү буенча осталык класслары ачу кебек чаралар оештыру хакында сөйләштеләр. Авылларда башлангыч оешмаларның эшен җанландыру кирәклеге хакында да тәкъдимнәр әйтелде.

Уңган хуҗабикәләр пешергән бәлеш, пирог, чәк-чәк һәм тагын әллә нинди төрдәге милли ризыклы табын артында барган сөйләшү борынгы җырларны хәтердә яңарту белән бергә үрелеп, чып-чын бәйрәм төсен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100