news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда «Ак калфак»ның районара форумы булды

Очрашуда татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары һәм фольклорының бүгенге көндәге сакланышы турында сүз барды.

Азнакайда «Ак калфак»ның районара форумы булды
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 26 феврпаль, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай «Ак калфак»ның районара форумына республиканың көньяк-көнчыгышындагы 9 районнан кунаклар җыйды.

Республиканың «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән берлектә үткәрелгән әлеге очрашуда татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары һәм фольклорының бүгенге көндәге сакланышы турында сүз барды.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм районга чираттагы эшлекле сәфәргә килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров та катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot