news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда агымдагы елның 5 аенда малайлар күбрәк туган

2018 елда 134 малай һәм 116 кыз дөньяга килгән.

Азнакайда агымдагы елның 5 аенда малайлар күбрәк туган
Султан Исхаков/архив

(Азнакай, 10 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай ЗАГС бүлеге мәгълуматлары буенча соңгы елларда кызларга караганда малайларның күбрәк тууы күзәтелә. 2017 елда 5 айда – 147 малай һәм 129 кыз, 2018 елда 134 малай һәм 116 кыз дөньяга килгән, дип хәбәр итә район газетасы.

Аларга кушылган исемнәр арасында Әмир, Рамазан, Динислам, Солтан, Искәндәр, Кәрим, Аслан, Акбәр, Алан, Мәрьям, Мәликә, Сәйдә, Ясминә күпчелекне тәшкил итә. Рус исемнәре арасында заман өчен ятрак булган Лукерья игътибарга лаек.

Былтыр – 9, быел 12 азнакайлы үз исемен башкага алыштырган.

Былтыргыга караганда вафат булучылар азлыгы куандыра. Законлы никахта тормаган ирләр арасында әтилекләрен танучылар арткан: былтыр – 41, быел 46 кеше баласына үз исем-фамилиясен биргән.

Өйләнешүчләр саны 2018 елның 5 аенда 2017 ел белән чагыштырганда 8 парга кимрәк. Бәлкем яшьләр Ураза аенда туй мәҗлесләрен кичектереп торырга карар кылганнардыр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100