news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары узды

Ярышларда мәгариф учреждениеләреннән 10 команда катнашты.

(Азнакай, 7 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). “Яшь армиячеләр” хәрәкәте кысаларында Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары узды. Анда мәгариф учреждениеләреннән 10 команда катнашты, дип яза «Маяк” газетасы.

Алар физик әзерлек, Ватан тарихы буенча бәйгеләрдә көч сынаштылар. Сораулар тарихи вакыйгалар, күренекле иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре, хәрби җитәкчеләр, ”Хәрби дан көне” белән бәйле булды. Командалар шулай ук үз мәктәпләре тарихы, аның традицияләре, йолалары, мәктәптә башкарыла торган хәрби-патриотик эш белән дә таныштырдылар.

Нәтиҗәдә беренче урынга Азнакайның 5 нче мәктәбе, икенче урынга – 7 нче мәктәбе, өченче урынга 2 нче мәктәбе командалары лаек булды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100