news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда 9 май иртәсендә солдат боткасы пешерделәр

Районнан фронтка киткән 16 мең 534 кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган.

Азнакайда 9 май иртәсендә солдат боткасы пешерделәр
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 9 май ,"Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). 9 май иртәсендә Азнакай шәһәрендә тантана узачак мәйданда солдат боткасы пешерделәр. Биредәге әфган сугышы батырларына куелган һәйкәл янында сугыш чоры җырлары яңгырап торды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр маршы астында ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә – Җиңү паркына үтте. Тантаналы шартларда, ветераннар катнашында Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Илгә иминлек теләп зәңгәр күккә 74 ак күгәрчен очырдылар.

Меңләгән азнакайлыларны берләштергән “Үлемсез полк” сафлары – хезмәт коллективлары, олысы-кечесе, сугыш чоры машиналарында урын алган хөрмәтле ветераннарыбыз аннары Җиңү мәйданына юл тотты.

Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Районнан фронтка киткән 16 мең 534 кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган.

Ни кызганыч, исән-имин әйләнеп кайту насыйп булган солдатларның сафлары да елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә бу сугышны кичкән ветераннарыбызның нибары 29 ы, сугышчыларның 236 толлары, 657 тыл ветераны гына калып бара. Сугыш чоры балалары 4 меңнән артыграк.

Яу кырында һәлак булган батырлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, аларны данлап хәрби салют яңгырады. Мәңгелек ут мемориалы чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100