Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда 9 Май эстафетасында мәгариф идарәсе командасы быел да беренчелекне бирмәде
Оешма-предприятиеләр арасында Спорт идарәсе хезмәткәрләре икенче, “ТаграсРемСервис” командасы өченче урынны алды.
(Азнакай, 9 май, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда Бөек Җиңү уңаеннан зурлап эстафета ярышлар уздырыла. 47 нче елын үткәрелүче традицион ярышлар быел да йөзләгән кешене җыйды, дип яза җирле басма.
–Әлеге спорт чарасында катнашу – зур батырлыклар күрсәткән каһарман ветераннарыбызга, тылда җигелеп тормыш алып барган, җиңүне якынайту өчен соңгы сынык икмәген дә фронтка озаткан тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен белдерү ул, – диде чараны ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Старт сызыгына беренчеләрдән булып мәктәп укучылары басты. Алардан соң оешма-предприятие, учреждениләр коллективлары йөгерделәр. Эстафета гадәттәгечә, ун этапка бүленеп, Ленин, Хәсәнов, Болгар, Пушкин урамнарын “колачлады”.
Җиңүне, әлбәттә, иң җитезләр яулады. Актүбәнең 1 нче мәктәбе укучылары финишка беренче килде. Алардан азга гына калышып Актүбәнең 2 нче һәм Азнакайның 7 нче мәктәп укучылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Оешма-предприятиеләр арасында мәгариф идарәсе командасы быел да беренчелекне бирмәде. Спорт идарәсе хезмәткәрләре икенче, “ТаграсРемСервис” командасы өченче урынны алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз