news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелде

Мәҗлескә нефтьчеләр, 60 предприятие-оешма үзеннән өлеш керткән

 (Азнакай, 13 сентябрь, “Татар-информ”, "Маяк", Айгөл Шәрипова). 12 сентябрьдән башлап, 3 көн рәттән мөселманнар олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтә. Районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы, хөтбә укылды, борынгыдан килгән гадәт буенча дин тотучылар корбан чалдырды, диелә Азнакай районының “Маяк“ газетасында.

Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә узган бәйрәм чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән барлык мөселманнарны изге бәйрәм белән тәбрикләде. Азнакаебыз елдан ел үсә, төзекләнә, барлык өлкәләрдә дә шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә, дип билгеләп үтте ул һәм район мөселманнарының җәмгыять тотрыклылыгына, төзеклегенә, башка дин вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләр саклавына керткән зур өлешен ассызыклады.

Гает намазыннан соң мөселманнар Аллаһны зурлап, тәкъбир әйтте, Коръән аятьләре укыды, илебезнең, һәр гаиләнең тынычлыгын, бәрәкәтен сорап дога кылды. Ак мәчет каршында урнашкан махсус җиһазландырылган мәйданда халыкка корбан чалуда ярдәм күрсәтелде. Биредә барлыгы 120 сарык чалынды.

Бу көнне «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме буенча ел саен оештырыла торган 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелде. Мәҗлескә шулай ук Азнакай нефтьчеләре, 60 предприятие-оешма үзеннән өлеш керткән. Биредә 120 волонтер хезмәт куйган. Хәйрия ашына мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы абыйлар һәм апалар, авыл имамнары һәм аларның шәкертләре, мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелган иде. Корбан ашы үткәрү өчен 2 сыер чалынганлыгы билгеле булды.

Сәламәтлеге аркасында мәҗелескә килә алмаган азнакайлыларга бүләкләр өйләргә йөреп тапшырылды, диелә язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100