news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда 60 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар

Яңа йорт социаль ипотекада катнашучы нефть тармагы хезмәткәрләре өчен “Татнефть” заказы белән төзелде.

(Азнакай, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Бүген Азнакайның яңа микрорайонындагы Просторная урамында социаль ипотека буенча төзелгән 60 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Бу турыда бирел басма хәбәр итә.

Аларның хуҗаларына ачкычларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Азнакайнефть” идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев шәһәр халкы, бәхетле гаиләләрнең якыннары, туганнары, коллегалары катнашында тантанлы төстә тапшырдылар.

Яңа йорт социаль ипотекада катнашучы нефть тармагы хезмәткәрләре өчен “Татнефть” заказы белән төзелде. Төзелешнең инвесторы – ТРның Президент каршындагы Дәүләт торак фонды.

5 катлы, фатирларның гомуми мәйданы 3900 квадрат метр тәшкил иткән бу йорт заманчалыгы, завыклылыгы белән әллә каян күренеп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot