Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
“Татнефть” җәмгыяте ел саен районның бюджет оешмаларында эшләүчеләр балаларына әлеге лагерьларга 45 юллама бүлеп бирә.
(Азнакай, 25 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Укучыларның көтеп алган җәйге каникуллары җитте. Районда аны файдалы һәм кызыклы итеп оештыруга зур игътибар бирелә. Быел әлеге максатларга республика бюджетыннан 12 млн. 931 сум каралган. Барлыгы 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәр, дип планлаштырыла, дип хәбәр итә район газетасы.
“Березка” һәм “Орленок” лагерьларында 1 июньнән смена башлана. Алар дүрт сменада 1160 баланы кабул итәчәк. “Татнефть” җәмгыяте ел саен районның бюджет оешмаларында эшләүчеләр балаларына әлеге лагерьларга 45 юллама бүлеп бирә.
Шулай ук 1 июньнән Азнакай шифаханәсе дә балаларга үз ишекләрен ача. Биредә җәй дәвамында 345 бала сәламәтлеген ныгытачак.
4 июньнән - көндезге 21 мәктәп яны, 12 мәктәп яны хезмәт һәм ял лагере эшли башлый.
“Солнышко” ял лагере быел балаларны яңарып, төзекләнеп каршы алачак, ул капиталь ремонт кичерде. Биредә сәләтле, социаль актив балалар өчен профильле 4 смена оештырылачак. Ә 28 июньнән 60 укучы өчен “Сәләт-Азнакай” интеллектуаль-спорт һәм туристик сменасы узачак.
"Иҗат остаханәләрендә баларны чит телләр, сәхнә, ораторлык осталыгы, математика, туризм һәм башка юнәлешләрдә кызыклы шөгыльләр көтә. Алар белән тәҗрибәле вожатыйлар эшләячәк", – ди Яшьләр үзәге хезмәткәре Гүзәл Хәмзина.
“Солнышко” ял лагеренда җәмәгатьчелек тәртибен саклау өчен республика бюджетыннан 358,21 сум акча бирелгән.
Җәйге каникул чорында районда палаткалы лагерьлар да үз эшчәнлекләрен җәелдерәләр. Чатыр тауда парапланеристлар өчен “Патриот”, шулай ук спорт-туризм юнәлешендәге “Парус” палаткалы лагерьларында өч сменада актив ял көтә.
Азнакай районында республика хәрби-патриотик “Патриот” палаткалы лагере беренче елын оештырыла. Балалар спортның хәрби һәм техник төрләрен өйрәнәчәкләр, парашюттан сикерүгә әзерлек үтәчәкләр. Ике сменада (23-29 июль һәм 2-8 август) барлыгы 100 бала ял итә ала.
Быел да район балаларына Кара диңгез ярын күрү бәхете елмая – Анапа шәһәрендәге “Витязь” лагерена 6 юллама бирелгән.
Авыр тормыш хәлендәге балаларның ялы аеруча игътибар үзәгендә. Язгы каникул чорында 14 бала Яр Чаллының “Саулык” сәламәтләндерү комплексында булып кайттылар. Җәен тагын 77 баланы Чистай шәһренең “Раздолье”, Зәй шәһәренең “Жемчужная” ял һәм сәламәтләндерү базалары көтә, диелә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз