news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда 30дан артык программа тормышка ашырыла

Киләсе елда 200 яңа чүп контейнеры алу планлаштырыла

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Азнакайда бүген 30дан артык программа тормышка ашырыла. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә агымдагы елда 35 йортта ремонт эшләре барган булса, 2015 елда аларның саны тагын 28гә артачак. Җирлегебездә табигатьне саклауга юнәлтелгән программалар буенча да юнәлешле эш алып барыла. Киләсе елда 200 яңа чүп контейнеры алу планлаштырыла. Юл төзекләндерү, агач утырту, үләт базлары төзү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар билгеле, дип белдерә “Маяк” басмасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot