news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда 266 бала «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында букчалар алды

Районда быел 749 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларның 266сы ярдәмгә мохтаҗ.

(Азнакай, 28 август, "Татар-информ",  “Маяк”). Азнакай районында быел 749 бала “беренче”ләр сафына басачак. Алар арасында күп балалы, аз керемле, опекага алган, әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлеге чикле балалар да бар,дип яза җирле басма.

Белем көне аларның һәркайсысы өчен гомергә истә калырлык шатлыклы бәйрәм булсын өчен ел саен районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла. Аның кысаларында предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр әзерлиләр. Узган атнада 266 бала әнә шундый бүләккә ия булды.

Әгерҗедә гомер итүче Газизовлар гаиләсендә бүген 3 бала үсеп килә. Уртанчылары Динә 9 нчы мәктәпкә беренче сыйныфка укырга барачак.

– Балаларга шундый зур бүләк ясаган һәркемгә рәхмәт. Бүгенге атлыгыбызны әйтеп бетергесез, – ди әниләре Зилә Газизова.

Тымытык авылыннан килгән Илдар Солтанов та үзенең шатлыгын яшерә алмый.

– Тизрәк мәктәпкә барасым, бишлеләр алып, әнине сөендерәсем килә, – ди ул.

Әнә шулай, быел да йөзләгән бала өчен Белем көне көтеп алган бәйрәмгә әверелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100