Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда 17 яшьлек кыз югалган
Кыз үзен Зарина дип таныштыра
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ТРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында 1996 елның 16 декабрендә туган, Азнакай районы Әлкәй авылында теркәлгән, 2014 елның 22 сентябрендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган Гөлинә Айзат кызы Садыйкованы эзли.
Аерым билгеләре: карап торышка 18-20 яшь, буе 155-160 см, тән төзелеше уртача, чәче туры кара, күзләре соры. Кыз үзен Зарина дип таныштыра.
Хәбәрсез юкка чыккан бу кызның кайда яшәгәнен белүчеләрнең яки күрүчеләрнең 02 яки 7-30-87 телефоны буенча хәбәр итүләре сорала, дип белдерә “Маяк” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз