Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай үз районы турында 70 артык китап бастырып чыгарган
Районда бүгенге көндә юкка чыккан 36 авылның тарихы яңадан торгызылган.
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Азнакайдан килгән илчелек үз районнары турындагы китапларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Бүгенге көндә район үзе турында 70 артык китап бастырып чыгарган.
“Бу китапларны бастырып чыгаруда 70тән артык кеше үз өлешен кертте. Бүген китапларның саны 12 мең тираждан артып китте. Киләчәктә дә район тарихларын өйрәнү юнәлешен дәвам итәчәкбез”, - диде ТР Язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы Марсель Гарипов.
“Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр”, “Чатыр тау”, "Ак түбәле Актүбәм”, “Бай тарихлы Урманай”, “Азнакай халык театры”, “Әсәй, Митрәй мирасы” кебек һ.б. китаплар басылып чыккан.
Китапларда Азнакай районы авылларының тарихы, күренекле шәхесләре урын алган.
Районда бүгенге көндә юкка чыккан 36 авылның тарихы яңадан торгызылган.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты Әзһәр Шакиров, этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һ.б. күренекле шәхесләр катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз