news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай үзәк хастаханә коллективы ГТО нормативын тапшырдылар

Грипп вирусы йөргән, салкын тиеп авырулар арткан бу чорда медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра.

(Азнакай, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Бер атна эчендә Азнакай үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегенә 321 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 175 е кисәк чирләп килгән, 17 се планлы дәвалануга салынган, дип яза район газетасы.

 Грипп вирусы йөргән, салкын тиеп авырулар арткан бу чорда медицина хезмәткәрләре һәркемне сәламәтлегенә игътибарлы булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. 12 гыйнварда алар үзләре, ягъни хастаханә коллективы, бердәм рәвештә чаңгыга басып, ГТО нормативын тапшырдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot