news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай язгы чакырылышның беренче егетләрен армиягә озатты

Егетләрне изге теләкләр теләп озаттылар.

(Азнакай, 15 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Бүген, илебез Гаилә көнен билгеләп үткәндә, Азнакай язгы чакырылышның беренче егетләрен армиягә озатты. Аларны тантаналы төстә озатырга килгән район җитәкчеләре дә чыгышларын менә шундый өрлектәй егетләр – ил сакчылары булып җитешкән уллар үстергән гаиләләргә, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре белән башладылар, дип яза районның “Маяк” газетасы.

–Ир-егет өчен ил иминлеген саклау зур горурлык ул. – диде тантананы ачып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Без барыбыз да солдат хезмәтен үткән кешеләр. Әлегә кадәр Азнакай халкының йөзенә кызыллык китерүче булмады, сез дә бурычыгызны намус белән үтәрсез дигән ышаныч белән, изге теләкләрдә, сезне туган якларда көтеп калабыз. Бер ел тиз үтә ул, яхшы гына хезмәт итеп кайтып, районыбыз оешма-предприятиеләренә эшкә урнашырсыз, гаиләләр корырсыз... Сезнең тормыш әле башлана гына, ныгып, чын ир-егетләр булып кайтыгыз!

Өлкәннәрнең һәр сүзен сеңдереп калырга теләгәндәй, егетләр бар игътибарын аларга төбәгән. Үзләрен озатырга җыелган якыннары, дуслары белән алар инде саубуллашкан, менә шушы мизгелләрдән үзләре өчен башланачак өр-яңа тормыш ымсындыра да, уйландыра да торгандыр. Һәммәсе белгечлек алган, үзен рухи яктан да, физик халәте белән дә хезмәткә әзер саный. Хәзер армиягә шундыйларны гына алалар да.

Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов элеккеге еллар белән чагыштырып, бүгенге көндә солдатларга яхшы шартлар тудырылуын, өйдәгеләр белән дә аралашып тору мөмкинлеге булуын ассызыклады, үзенең аталарча хәер-фатихаларын юллады.

Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевның төпле киңәшләре, сүз дә юк, хезмәт иткәндә бик тә ярап куяр. Ул беренче булып китүче 15 егетнең Самарага – районның шефлык итүче частенә җибәрелүен әйтте. Биредә безнең 50ләп Азнакай егете хезмәт итә. Часть тулысы белән азнакайлылардан гына тора дисәң дә була. Присяга кабул иткәндә, аннан соң да район делегациясе әти-әниләр белән берлектә бу частька визит ясап, егетләребезнең хәрби тормышы белән кызыксынып, хәл белешеп тора.

Тынлы оркестр күңелләрне җилкендереп дәртле марш уйный башлауга, тигез сафка тезелгән егетләребез автобуска атлады. Аларны нәүмиз карашлары белән озаткан якыннары, райондашлары изге теләген әйтеп калды: ” Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!” диелә район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100