Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай яшьләре мәхәббәттә аңлашты
Бу 7 пар арасында яңа гына гаилә корганнар да, әлегә дус булып кына, серләрен уртак итеп йөргәннәре дә бар.
(Азнакай, 2 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәрендә узган “Мәхәббәт ачкычлары” проекты кысаларында районның яшь парлары үзләренең креатив фикерле, җитез, максатларына ирешә белүләрен күрсәтте. Яшьләр үзәгенә Азнакай районның аграр яшьләр оешмасы лидеры Гөлназ Исламова әйтерсең әнә шундый янып торган актив егет-кызларны гына дәшкән, дип яза җирле басма.
Бу 7 пар арасында яңа гына гаилә корганнар да, әлегә дус булып кына, серләрен уртак итеп йөргәннәре дә бар. Аларга нигә килдек, дип моңсуланып утырырга ирек бирмәделәр.
Азнакайдагы “Мәхәббәт ачкычлары” яңа проектына нигез салуга да республиканың Аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Роберт Сәлахов, психолог-тренер Эльвина Бабаева килгән иде.
Яшь парлар проектының 8 номинациясендә дә үзләренең креатив фикерле, җитез, максатларына ирешә белүләрен күрсәттеләр. Кызыклы уен рәвешендә тренинг үткәреп, Эльвина Бабаева аларның үз-үзләренә ышанычын тагын да арттыруга этәргеч бирде.
– Авыллардагы яшьләребезнең дә соңгы елларда иҗтимагый тормышка актив тартылуы, спорт, мәдәни чараларда күпләп катнашулары куанычлы хәл, – дип билгеләп үтте Азнакай районының яшьләр оешмасы җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.
Республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе менә 7 ел инде авыл яшьләренең үз-үзләрен үстерүгә һәм авылларның иҗтимагый-икътисадый үсешенә юнәлдергән эшчәнлек алып бара. Оешма һәр төбәк өчен ачык булырга омтыла, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз