news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай Яшьләр эшләре идарәсе башкарылган эшләр буенча хисап тотты

Бу җитди сөйләшүдә проблемалар да күтәрелде, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

(Азнакай, 30 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Яшьләр эшләре идарәсе узган елгы эшчәнлеккә хисап тотып, барлык тармаклардагы лидерлар катнашында җыелыш үткәрде. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты, дип яза район газетасы.

Район егет-кызларының матур эшләре дә, горурланырлык җиңүләре дә күп булды. Бу җитди сөйләшүдә проблемалар да күтәрелде, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Чыгыш ясаучылар районыбызда матур итеп яшәү, спорт, сәнгать, кул эшләре белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр булуын, республика, район җитәкчелеге кайгыртуы, нефтьчеләребезнең ярдәме белән яңа социаль объектлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, мәдәният үзәкләренең сафка басуын, яшьләр өчен күптөрле программаларның эшләп килүен зур канәгатьлек белән сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot