news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай янгын сүндерүчесе профессиональ бәйгедә өченче урынны яулаган

Бәйгедә катнашучы 13 машина йөртүчесе арасында якташыбызның белемен һәм осталыгын югары бәяләделәр.

(Азнакай, 23 октябрь, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Әлмәт шәһәре федераль янгынга каршы хезмәте укыту базасында Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш коткару командалары арасында узган профессиональ бәйгедә 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Рөстәм Рәхимов “Иң яхшы янгын сүндерү машинасы йөртүчесе” номинациясендә өченче урынны яулады, дип яза җирле басма.

Рөстәм әлеге хезмәтендә ике генә ел эшләсә дә, үзен тәҗрибәле, машина белән тиз уртак тел таба белүче һөнәр иясе буларак күрсәткән. Эшчән егетне җитәкчеләре дә мактый.
– Ул һәрвакыт машина төзеклегенә җаваплы карый, янгын булган очракта тиз арада чыгып китүне тоткарлаучы сәбәпләрне булдырмаска тырыша. Сирена тавышы көтмәгәндә яңгырарга мөмкин, шуңа техника һәрчак әзер торырга тиеш, – ди әлеге бүлек җитәкчесе Салават Сәлахов.

Бәйгедә катнашучы 13 машина йөртүчесе арасында якташыбызның белемен һәм осталыгын югары бәяләү – безнең өчен зур горурлык, диләр аның хезмәттәшләре дә, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100