news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай ялгызлары пар эзли

Сорауларга тапкыр җавап биргән Фәйрүзә белән Рәискә иң зур бүләк – шәһәребезнең бер кафесында романтикалы кич үткәрүгә сертификат тапшырылды.

(Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Узган җомгада “Пар канатлар” клубы ялгызларны янә очраштырды. Бу юлы кичәне ЗАГС бүлеге һәм яшьләр идарәсе хезмәткәрләре Яшьләр үзәгендә үткәрде, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Кызыклы бәйгеләр, күңелле уеннар, биюләр белән барган очрашуда төрле яшьтәге азнакайлылар рәхәтләнеп күңел ачты. Үзләренә булган игътибарга инде ияләшеп килгән ялгызлар кичәне алып барган Гүзәл белән Илнурның маңгайга бәреп биргән сораулары алдында да югалып калмады. Әйе, өйдә бикләнеп утырсаң булмый шул, үзеңә тиң пар табу өчен менә шулай “дөньяга чыгарга”, кеше арасында йөрергә кирәк.

Сорауларга тапкыр җавап биргән, уеннарда да сынатмаган Фәйрүзә белән Рәискә иң зур бүләк – шәһәребезнең бер кафесында романтикалы кич үткәрүгә сертификат тапшырылды. Ә инде тамашачылар бер-беренә лаеклы дип тапкан тагын бер парга чаңгы базасында кышны хозур кылу бәхете эләкте, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100