Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай ветераны күкрәгендә – ярчык, башында – пуля йөртә
Сугыш ветераны Мөхтәсим Хәниф улына 94 яшь тулды.
(Азнакай, 8 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Азнакай ветераны күкрәгендә – ярчык, башында – пуля йөртә. дип яза район газетасы.
Әйе, ул бүгенге көндә дә тәнендә пуля һәм мина ярчыгы йөртә. Колак янына уңайлы гына урнашкан пулясын гади күз белән дә күрергә мөмкин. Дошман пулясы Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Хәниповны, (ул чорда әле япь-яшь егетне), беренче тапкыр 1942 елның октябрь аенда Калинин фронтында яралый. Уң як күкрәге яраланып, госпитальдә озак кына дәваланырга туры килә. Яра бик тирән була. Табиблар юкка гына аңа: “Син күлмәктә тугансың”, – димиләр. 1943 елда алган икенче ярасыннан да исән калуы, сугышчының чыннан да бик бәхетле булуын, фәрештәләре саклавын раслый. Бу юлысы инде пуля башны тишеп уза. 1944 елда инде өченче кабат яралана: ул сул күзсез кала. Менә шулай өч тапкыр яраланганнан соң, башындагы пуля һәм күкрәгендә мина ярчыгы белән туган якларына кайтып китә. Күкрәгендә –“Батырлык өчен” медале.
Егет туган авылы Түбән Сукаешта, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, хисапчы булып эшләүче Рәйсә исемле чибәр кызны очратып, гаилә кора. 1966 елда яшь гаилә Азнакайга күчеп килә. Мөхтәсим Хәниф улы Актүбә төзелеш-монтаж идарәсендә лаеклы ялга чыкканчыга кадәр балта остасы булып эшли. Үз эшен намус белән башкара, күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнә. Гаилә бик тату, бәхетле яши. Тик менә балалары гына булмый. Тормыш иптәше дә иртәрәк якты дөнья белән хушлаша. Әмма язмыш аңа тагын бер бүләк әзерләгән икән әле: үзе кебек үк иртә тол калган Мәндүрә Шәйхразый кызы белән таныштырып куя. Хатынының вафатына кадәр, 30 ел бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр алар.
Әле күптән түгел муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район комиссары Рәдиф Камалеев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Элиза Мәрданшина сугыш ветераны Мөхтәсим Хәниф улын 94 яше белән тәбрикләп, җылы сүзләрен җиткерделәр. Ул бүген ике онык, биш оныкчыкның яраткан бабасы. Оныклары, балаларының (Мәндүрә апаның) уңышларына сөенеп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз