news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай ветераннары Сабан туенда катнашты

Бу кече Сабантуй әнә шундый ветераннар өчен үзенә күрә бер хөрмәт һәм рәхмәт булды.

(Азнакай, 29 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы һәм шәһәре ветераннар советы елның һәр фасылында матур чаралар оештыра. Быел милли бәйрәмебезне алар Кәкре Елга авылы Сабантуй мәйданында күңелле итеп уздырдылар, дип хәбәр итә район газетасы.

Кәкре Елга авылы һәм “Марс” хуҗалыгы җитәкчеләре кунакларны зур хөрмәт белән, мул табын әзерләп, гармуннар уйнап каршы алдылар.

Заманында җирлегебез үсешенә фидакарь хезмәтләре белән лаеклы өлеш керткән, бүгенге көндә дә район тормышында кайнап яшәүче ветераннар эшли генә түгел, рәхәтләнеп ял да итә беләләр.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткереп, бер төркем активистларга һәм юбилярларга бүләкләр тапшырды.

Һәр чараның башында район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тора. Бу юлы да бәйрәмгә җентекләп әзерләнгәннәр. Уеннар да, бүләкләр дә күп булды. Җитәкче һәркемгә җылы сүзен сүзен тапты.

Мактамаслык та түгел шул: агач утыртудан да, өмәләрдән дә, гомүмән, бер генә чарадан да читтә калмый ветераннар. Язгы чәчү дә, урак өсте дә алардан башка башланмый, хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләшәләр, авыру чордашларының, сугыш ветераннарының өйләренә барып хәлләрен беләләр, аларга ярдәм итәләр, мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, патриотик тәрбия бирәләр. Бу бихисап эшләр бар да бушка – иҗтимагый башлангыч нигезендә башкарыла.

– Әле шушы көннәрдә генә районыбызга ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков килде. Ул безнең эшчәнлеккә шаккатып кайтып китте. Киләсе елда Азнакайда республика ветераннар оешмасының күчмә пленумын үткәреләчәк, – дип хәбәр итте Миргасим Кәримов.

Районда 20 меңгә якын пенсионер яши. Шундый зур армия белән идарә итү бер дә җиңелләрдән түгел. Әммә гомере буе җитәкче тармакларда эшләп чыныгу алган, районны һәм аның һәр кешесен биш бармагы кебек белүче Миргасим Ильяс улы ныклы кавемнән. Командасына да үзе кебек тынгысыз җаннарны җыйган.

Бу кече Сабантуй әнә шундый ветераннар өчен үзенә күрә бер хөрмәт һәм рәхмәт булды.

Монда кул көрәше дә, таяк тартышу да, капчык киеп, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү дә, көянтә-чиләк белән су ташу да, хәтта “мунча чабыну” да калмады. Бер яшьлектә, бер картлыкта дип, бар да уеннарда катнашып, күңел ачтылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100