news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада беренчелекне били

2016 елны Азнакай балы Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында узган умартачыларның IX cъездында югары сыйфатлы дип табылды.

(Азнакай, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада быел да беренче урынны били, дип яза җирле басма.

Азнакай умарталары кышкы сакланышка куелган.

Яңгырлар күп булу сәбәпле, быел уңыш начаррак булды, дип хәбәр итте умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип Хаҗиев.

Якынча алганда бер баш умартага 50 кг бал җитештерелде.

Быел да Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада – беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара. Сыйфаты буенча да иң яхшылар рәтендә.

2016 елны Азнакай балы Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында узган умартачыларның IX cъездында югары сыйфатлы дип табылды.

Быел әлеге форум Рязань шәһәрендә узды. Анда районны яклап, Чемодур авылыннан умартачылар нәселеннән Александр Гусев катнашты.

Район умартачыларны кышка бик яхшы әзерлек белән керә. Бал кортларына азык җитәрлек.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100