news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укытучысы Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында җиңү яулаган

Ул егерме елга якын башлангыч сыйныфларны укыта.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). “Минем иң яхшы дәресем” Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында Азнакай 5 нче урта мәктәбе укытучысы Татьяна Ануфреева өченче урынны яулады, дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.

Ул менә егерме елга якын башлангыч сыйныфларны укыта.

Муниципаль турдан үтеп, республика күләмендә аның эшчәнлеге югары бәяләнә һәм Мәскәүгә чакыру килә. Моңа кадәр ил күләменә чыкканы булмаса да, үзе һәм укучылары республика бәйгеләрендә актив катнашалар.

– “Минем иң яхшы дәресем” конкурсына илнең төрле төбәкләреннән иң көчле педагоглар җыелды. Мин рус теле буенча дәрес бирдем. Мәскәү мәктәпләрендә белем бирү алымнары белән таныштык, мастер-класслар уздык, үзем өчен тагын да зуррак тәҗрибә туплап кайттым, – ди Татьяна Михайловна.

news_right_1
news_right_2
news_bot