Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай укытучыларына иң җылы теләкләр яуды
Мәдәният йортында узган Укытучылар көне бүләкләргә һәм күңелле мизгелләргә бай булды.
(Азнакай, 5 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай Мәдәният йортында узган Укытучылар көне бүләкләргә һәм күңелле мизгелләргә бай булды. Һөнәри бәйрәмнәре белән педагогларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров тәбрикләде, дип яза район газетасы.
Белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен бер төркем укытучыларга Мактау грамоталары, бүләкләр, шулай ук алдынгы мәктәпләргә сертификатлар тапшырылды. Игътибардан юбилярлар, хезмәт ветераннары да читтә калмады.
Быел районга эшкә кайткан 6 яшь белгечне тантаналы төстә педагоглар сафына кабул иттеләр.
Өфе каласының “Мирас” ансамбле биюләре укытучыларга хакимиятнең күркәм бәйрәм бүләге булды.
Үзәк телевидениедә “Лучше всех” тапшыруында катнашкан, беренче сыйныфта гына укыса да, кеше организмын биш бармагы кебек яхшы белүче Түбән Кама малае Михаил Талерчикның чыгышы исә иң кырыс педагогларны да елмаерга мәҗбүр итте.
Районда мәгариф өлкәсендә 2757 кеше эшли. Аларның 1343 е – педагоглар. 34 е – “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемен йөртә. 115 педагог – “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, 70 укытучы “Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесен йөртә.
Бәйрәмдә укытучылар берничә сәгатькә кенә булса да көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, күңелләренә ял, рухи азык һәм эшләргә көч-дәрт алдылар, диелә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз