news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укучысы Россиякүләм бәйгедә икенче урын алган

Ул төрле якка хәрәкәт итә алучы роботлаштырылган тәгәрмәчле “Байкал” космик шатлын ясаган.

(Азнакай, 18 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай Балалар иҗаты үзәгеннән Фирзәт Гатауллин Мәскәүдә узган “Яшь техник-модельче” Бөтенроссия башлангыч техник модельләштерү һәм конструктрлаштыру конкурсында икенче урынны алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Үз проектында ул техник иҗатның ике юнәлешен: авиомодельләштерү һәм җиңел конструкцияләүне берләштереп, төрле якка хәрәкәт итә алучы роботлаштырылган тәгәрмәчле “Байкал” космик шатлын ясаган.

Фирзәт укытучысы Гүзәлия Хәкимова җитәкчелегендә  проектын уңышлы яклаган.

Әлеге бәйгедә Россиянең 21 төбәгеннән 50дән артык укучы катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100