news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучысы республика конкурсында лауреат булган

Бәйге балаларда туган якка һәм телебезгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Азнакай укучысы  республика конкурсында лауреат булган
aznakaevo-rt.ru/news/mәgarif/islam-khyrullin-respublika-konkursynda-laureat-buldy

(Азнакай, 6 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Казан шәһәрендә “Пушкин һәм Тукай йолдызлыгында” республика конкурсы узды. Анда Ислам Хәйруллин  уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балаларда туган якка һәм телебезгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгедә Азнакай 7 нче урта мәктәбе укучысы Ислам Хәйруллин (укытучысы Фәйрүзә Ибраһимова) беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot