Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай укучысы «Гарри Поттер»ны тәрҗемә итешкән
Тәрҗемә координаторы, «Гыйлем» берләшмәсе мөхәррире Айдар Шәйхи аңа шушы көннәрдә китап белән грамота тапшырган.
(Азнакай, 1 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм танылган «Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» әсәрен татарчага тәрҗемә итүчеләр арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Азат Якупов та бар, дип яза район газетасы.
Ул инглиз теленнән өч бүлекне тәрҗемә иткән һәм китапның бизәлешен башкарган. Тәрҗемә координаторы, «Гыйлем» берләшмәсе мөхәррире Айдар Шәйхи аңа шушы көннәрдә китап белән грамота тапшырган.
– Китап инде җәй ахырында ук дөнья күргән булса да, безнең көзге каникул чорында гына Казанга бару форсаты чыкты. Азат бик тырыш, үҗәт, максат куя икән, аңа ирешмичә калмый. Инглиз телен дә үзлегеннән өйрәнә. Мәктәптә төрле темаларга видеороликлар ясый, – ди әнисе, Азнакай 1 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупова.
Ул киңкырлы егет. Аеруча тарих, җәмгыять белеме буенча уңышлары зур. Башка төгәл фәннәрдән дә олимпиадаларда призлы урыннар яулап килә.
– Инглиз теле белән сигезенче сыйныфта ныклап кызыксына башладым: кинолар карыйм, китаплар укыйм. Интернетта Һарри Поттерны тәрҗемә итү тәкъдимен күргәч, үземне бу өлкәдә сынап карыйсым килде, – ди Азат.
Әлегә Азат эзләнүдә. Киләчәктә аңың исеме атаклы тәрҗемәчеләр яки сәясәтчеләр арасында яңгырармы, әллә әби-бабасы теләгәнчә табиб булып китәрме – бусын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә, Азнакайда талантлы егет үсеп килә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз