news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучысы Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясендә Гран-при алган

Ул мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү буенча социаль проект яклаган.

Азнакай укучысы Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясендә Гран-при алган
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 6 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай 7 нче урта мәктәбе укучысы Ислам Хәйруллин “Ачыш алдында” Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясендә беренче дәрәҗә лауреат булды һәм Гран-при алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү буенча социаль проект яклаган.

Әлеге конференция 29 мартта Туймазының 7 нче мәктәбендә узды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 1-11 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot