news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укучыларында буктрейлер аша китапка мәхәббәт тәрбиялиләр

Укытучы-эксперт Гүзәл Якупова кичәгә уңай бәя бирде.

 (Азнакай, 25 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 7 нче Б сыйныфы укучылары якташ язучыларыбыз иҗатына татарча буктрейлер ясап, туган телләрен һәм әдәбиятны хөрмәтләүләрен күрсәттеләр, диелә район газетасында.

Буктрейлер – ул нинди дә булса китап турында сәнгати формада сөйләүче кыска видеоролик. Балалар китапханәсендә узган әдәби-музыкаль кичәдә укучылар дүрт төркемгә бүленеп, Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Резеда Шәрипова, Галия Сәетшина, Гөлчәчәк Садретдинова, Сәрвәр Хәнипова, Розалия Әхмәтшина, Рәфис Ханнановның тормыш һәм иҗат юлына багышланган шундый эшләрен тәкъдим иттеләр.

– Әлеге проект укучыларда китапка, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүне, язучыларның иҗатын яңа формада пропагандалануны күздә тота. Безнең эшләребез бик күп һәм төрле. Аларны башка мәктәпләргә дә таратырбыз, дәрестән соң чараларда да кулланырбыз дип ышанам, – ди проект авторы, «Укытучы-мастер» гранты иясе Гөлназ Шакирова.

Укытучы-эксперт Гүзәл Якупова кичәгә уңай бәя бирде. Чарада буктрейлерга кергән авторларның катнашуы, укучыларның үзләре язган шигырьләрен укуы аның дәрәҗәсен тагын да арттырды.

Һәр төркемгә китапханә исеменнән мактау кәгазьләре тапшырылды.

– Укытучыбыз тәкъдиме белән бу проектка бик кызыксынып тотындык. Дәрестән соң видероликлар өстендә бишәр сәгать утырырга туры килсә дә, һич авырсынмадык. Аларны эшләгәндә үзебезнең як язучылары турында күп мәгълумат алдык, – ди Эльза Ишмиева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100