news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучыларын тәртипкә өйрәтәләр

Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары алдында эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы Ирина Султиева чыгыш ясады.

(Азнакай, 5 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). Укучылар арасында тәртип һәм хокук бозуларны булдырмау максатларында Азнакай мәктәпләрендә хокук сакчылары белән очрашулар үткәрелә, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары алдында эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы Ирина Султиева чыгыш ясады. Ул тәртип һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына нинди җаваплылык каралганлыгы белән тыныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot