news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укучылары толерантлык турында сөйләштеләр

Аңа районның яшьләр парламенты рәисе Илнур Нәгыймов эксперт буларак бәя бирде.

(Азнакай, 15 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы Разил Кашапов Яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Азнакай 2 нче урта мәктәбендә “Толерантлык” дигән класс сәгате уздырды, дип хәбәр итә район газетасы.

Аңа районның яшьләр парламенты рәисе Илнур Нәгыймов эксперт буларак бәя бирде. “Кадрлар резервы” проектының материаллары, презентацияләрен кулланып, 7 нче сыйныф укучыларына толерантлыкның төп нигезләрен уен формасында аңлаттылар, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100