Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай укучылары СПИДка каршы көрәшкә кушылды
«СМС-балалар» проектында катнашучылар «Шәмнәр саны синнән тора» акциясе үткәрде.
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Азнакай 1 нче урта мәктәбенең «СМС-балалар» проектында катнашучы укучылары «Шәмнәр саны синнән тора» акциясен үткәрде, дип хәбәр итә районның "Маяк" газетасы.
СПИДның нинди куркыныч чир икәнен һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүен һәркем белә.СПИД белән авыручыларга күпчелек кеше шикләнеп карый, алар белән аралашудан кача. Җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге авыруларга юнәлтү, аларның хәлләренә керә белергә өйрәтү максатларында 1 декабрьдә СПИДКА каршы көрәш көне уза.
Безнең Азнакай 1 нче урта мәктәбе дә аннан читтә калмады. «СМС-балалар» проектында катнашучылар «Шәмнәр саны синнән тора» акциясе үткәрделәр. Алар укучыларга «Мин ни өчен тормышны сайлыйм» дигән белешмәләр тараттылар, акциянең символы – кызыл ленталар бәйләделәр. Аларга «Россия укучылар хәрәкәте» әгъзалары да кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз