news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучылары шәһәрне кардан чистартуда булыша

Өмәдә 100дән артык укучы чыккан.

Азнакай укучылары шәһәрне кардан чистартуда булыша
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 19 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданына «кар десанты» төште. Барлык мәктәпләрдән укучылар көрәкләр белән кар көрәргә килде.

«Бу безнең беренче өмә генә түгел. Торак-коммуналь хуҗалыгы компанияләренә, территориаль иҗтимагый үзидарәләргә ярдәм иттек. Бүген 100дән артык укучы катнаша. Бу аларның сәламәтлегенә дә, шәһәр өчен дә файдага гына. Саф һавада, беразга булса да гаджетлардан да аерылып торырлар», — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова.


news_right_1
news_right_2
news_bot