news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучылары кытай телен өйрәнә башлаган

Дәресләр район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән гимназия базасында уза.

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Айгөл Шәрипова). Кытай белән икътисади элемтәләр соңгы елларда аеруча ныгыды, бу исә аның теле белән кызыксынуны да арттырды. Казан мәктәпләрендә кытай грамматикасы берничә ел дәвамында укытыла инде. Ә район җирлекләрендә кадрлар мәсьәләсе белән хәл катлаулырак. Әмма азнакайлылар бу яктан бәхетле - муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча гимназия базасында факультатив дәресләр оештырылды, диелә төбәкнең “Маяк” газетасында.

Курсларны Казан федераль университетының Көнчыгыш институтын тәмамлаган, Кытай, Корея, Мальтада зур стажировка үткән үз якташабыз Айгөл Әхмәтова укыта. “Бүген 18 укучы кытай телен өйрәнә. Материалны яхшырак үзләштерсеннәр өчен дәресләрне 5-8 кешелек төркем белән уздырам”, – ди ул.

Балалар кытайча сөйләшергә, язарга өйрәнеп кенә калмыйлар, әлеге дустанә илнең тарихы, мәдәнияте белән дә танышалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 5-11 нче сыйныфлар өчен кытай теле буенча бушлай үткәрелә, диелә район газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot