news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучылары космоска “сәяхәт” кылдылар

Укучылар йолдыз экипажлары төзеп, космик тукталышлар буенча сәяхәт ясадылар.

(Азнакай, 13 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Айсылу Исламова). Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Мәдәни үзәк иҗат төркеме Азнакай 1 нче гомуми белем бирү мәктәбененең 5 нче сыйныф укучылары өчен “Галәмгә сәяхәт” дип аталган мавыктыргыч квест – уен үткәрде, дип хәбәр итә район газетасы.

Укучылар йолдыз экипажлары төзеп, космик тукталышлар буенча сәяхәт ясадылар. Һәрбер станциядә аларны кызыклы маҗаралар көтте, космоска очкан беренче этләребез Белка белән Стрелка укучыларны йолдызлар, планета һәм башка күк җисемнәре турында кызыклы фактлар белән таныштырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot