news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучылары каникулларда лагерьда ял иттеләр

Кышкы каникулларда Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе мәктәпләрендә 13 көндезге лагерь эшләде. Анда 634 бала йөрде.

(Азнакай, 11 гыйнварь, “Татар-информ”, “Маяк”, Елена Бойчук). Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә көндезге “Ак Барс” ял лагерында балаларга егәрләрен чыгарырга һәм яңа уку чирегенә көч тупларга барлык мөмкинлекләр тудырылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Кышкы каникулларда Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе мәктәпләрендә 13 көндезге лагерь эшләде. Анда 634 бала йөрде.

Укучылар мәгариф, ЮХИДИ, “Азнакайнефть” идарәсе музейларына, балалар китапханәсенә, шәһәрдәге барлык һәйкәлләргә сәяхәт кылдылар, Яңа Юлда, Игелеклелек паркындагы чыршы тамашаларында катнаштылар. Көн саен саф һавада йөрүләр, спорт залында уеннар, интеллектуаль викториналар аларның сәламәтлеген ныгытты гына. Көнгә ике тапкыр ашау оештырылган иде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot