news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укучылары җитәкче булырга өйрәнә

Очрашуда районның бүгенге көн сулышы, шәһәр һәм район үсешендәге яңарышлар белән дә таныштырдылар.

(Азнакай, 18 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Җирле үзидарә органнары көне якынлашканда Азнакай районы мәктәпләрендә әлеге темага багышлап ачык дәресләр уза. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башка җитәкчеләр шәһәребез гомумбелем бирү мәктәпләрендә шул дәресләрдә катнаштылар, дип яза район газетасы.

Алар өлкән сыйныфта укучы егет-кызларга җирле үзидарә органнары алдында торган бурычлар, аларның структурасы һәм эшчәнлеге хакында гына түгел, ә дәүләтнең югары даирә баскычлары, җаваплы вазифалардагы шәхесләр турында да бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Шулай ук районның бүгенге көн сулышы, шәһәр һәм район үсешендәге яңарышлар белән дә таныштырдылар. Әлбәттә, сүз районда ел да үткәрелүче дублер көне турында да барды.

Укучылар үзләре дә сораулар бирде, фикерләрен җиткерделәр.

–Җитәкче булу үтә җаваплы да, шул ук вакытта абруйлы да хезмәт. Сез аңа үзегезне менә шушы мәктәп елларыннан ук әзерләргә тиеш, – дип егет-кызларга киңәшләрен дә җиткерде мәктәп кунаклары, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100