news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укучылары финанс нигезләренә төшенәләр

Татарстан Республикасы буенча Милли банк эксперты Андрей Крючковның 8-10 нчы сыйныф укучылары белән очрашуы чираттагы шундый чараларның берсе булды.

(Азнакай, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай 1 нче урта мәктәбе “Финанс белеме нигезләре” программасын тормышка ашыру буенча терәк мәктәпләре исемлегенә кертелгән. Биредә Россия Федерациясе Үзәк Банкы тарафыннан оештырыла торган электив курслар, он-лайн дәресләр, вебинарлар, финанс оешмалары вәкилләре белән очрашулар уза, диелә район газетасында.

Татарстан Республикасы буенча Милли банк эксперты Андрей Крючковның 8-10 нчы сыйныф укучылары белән очрашуы чираттагы шундый чараларның берсе булды. Ул гражданнардан керә торган мөрәҗәгатьләр, акчаның кыйммәте, үз бюджетыңны формалаштыру һәм контрольдә тоту мөһимлеге турында сөйләде, “финанс гигиенасы” кагыйдәләре белән таныштырды.

– Балалар – безнең булачак клиентлар һәм хезмәткәрләр. Киләчәктә клиентларыбыз белән үзара мөнәсәбәтләр бүген укучылар белән ничек эшләвебезгә бәйле, – диде Андрей Крючков.

“Укытучы-эксперт” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын тормышка ашыру кысаларында мәктәптә электив курс алып баручы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупова белдерүенчә, укучылар дәресләргә теләп йөриләр, яңа финанс терминнарын, бизнеста уңышка ирешкән кешеләр тормышын өйрәнәләр, гаилә бюджетын анализлыйлар, үзләренең шәхси финанс планын төзеп карыйлар, вкладлар, кредитлар буенча процент ставкаларын анализлыйлар.

– Димәк безнең укучылар зур тормышка финанс яктан белемле булып аяк басачаклар. Бүгенге көндә бу бик мөһим, – ди мәктәп директоры Гүзәл Муллагалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100