news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укучылары экстремизмга каршы торырга өйрәнәләр

Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә кейс форматында “Тынычлык территориясе” республикакүләм түгәрәк өстәле узды.

 (Азнакай, 4 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә кейс форматында “Тынычлык территориясе” республикакүләм түгәрәк өстәле узды. Азнакай укучылары экстремизмга каршы торырга өйрәнәләр, дип яза район басмасы.

Район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе, терроризмга каршы комиссия секретаре Руслан Дәүләтшин, шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Дилүс Җамалетдинов, эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Марат Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе хезмәткәре Дмитрий Коваленко укучыларга экстермизм һәм терроризмның төрләре, республикада һәм районыбызда теркәлгән шундый оешмалар, аларга каршы башкарылган эшләр, мондый җинаятьләр өчен законда нинди җәзалар каралганлыгы белән таныштырдылар.

– Кеше үзе дә сизми әлеге оешмаларга тартыла. Шуңа күрә нинди генә сорау туса да, әти-әниләрегезгә, мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә традицион диндәге руханиларга мөрәҗәгать итегез, – дип киңәш бирде алар яшь буынга.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар 5 командага бүленеп, “Куркынычсыз интернет”, “Терроризмга – юк!”, “Кем, нигә һәм ничек террорист була?”, “Терракт вакытында халык өере эчендә паника купканда үзеңне ничек тотарга?”, “Наркотрафикка каршы тору” дигән кейслар буенча биремнәр башкардылар, аларны якладылар. Барлык командалар да темаларны тирәнтен ачып салдылар.

Хокук саклау органнары вәкилләренә сораулар һәм тәкъдимнәр дә яңгырады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100