news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай туристы һәр сәяхәттән соң фотостенд һәм видеофильм ясый

Владимир Соколов гомерен мәктәптә балаларга физик тәрбия бирүгә багышлаган кеше.

(Азнакай, 17 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Владимир Соколов гомерен мәктәптә балаларга физик тәрбия бирүгә багышлаган кеше. Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мактаулы гомумбелем бирү хезмәткәре, Актүбә бистәсенең мактаулы гражданины... Бу биеклекләргә ул тырыш хезмәте, эшенә җаны-тәне белән бирелгәнлеге белән иреште. Яхшы спортчы, тренер-остаз, ару белмәс турист. Балалар-яшүсмерләр туризмын үстерүдәге уңышлары өчен күп бүләкләргә лаек булды. Владимир Антонович җитәкчелегендә укучылар 1974 елдан бирле Уралга һәм Кавказга сәяхәт кылалар. Тау-ташлар арасыннан җәяүләп тә, ташкын елгаларда йөзеп тә... Советлар Союзы чорында Казахстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстан якларын да урап кайталар иде, дип яза җирле басма.

Туризм – шөгыль һәм романтика гына түгел, ул физик әзерлекне, тарих, география һәм башка фәннәр буенча белемне сынау да. Һәр сәяхәттән соң Владимир Соколов фотостенд һәм видеофильм ясый.

Мондый остаз булганда туризм техникасы буенча Актүбә 1 нче мәктәбе командасының чемпион булуына һәм призлы урыннар яулавына һич гаҗәпләнерлек түгел.

Владимир Антоновичның оештыру сәләтенә сокланырлык. Районда туризм буенча укучылар һәм эшче яшьләрнең 50 дән артык, 5 республика слетын уздыруга зур көч куйды.
Мәктәптә төзегән минерал-туган якны өйрәнү музее үзе генә ни тора! 2000 елда нигез салынганнан башлап, ел да яңа экспонатлар белән баетыла ул. Монда походлардан алып кайткан кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар да, Бөек Ватан сугышы трофейлары да, кыргый җәнлекләр һәм кошлар карачкылары да бар. Соңгыларын Соколов үзе ясый.

Аучылык – аның тагын бер яраткан шөгыле. Күптән түгел “Татарстан Республикасының атказанган аучысы” дигән мактаулы исем бирелде үзенә. Владимир Соколов җитәкчелегендә аучы трофейлары күргәзмәсе белән әлеге юнәлештә 20 дән артык төбәк ярышлары узды.

Эт асраучылык секциясе белән җитәкчелек итүен дә әйтеп үтми булмый.

Ә үз фәненә килгәндә, “ТАССРның иң яхшы физкультура һәм спорт хезмәткәре”, “Татарстан Республикасында физкультура һәм спортны үстерү өчен” күкрәк билгеләре белән бүләкләнүе барысын да ачык сөйли. Ул утыз елдан артык район физкультура укытучылар методик берләшмәсен җитәкләде. Аның спортзалы – республика да иң яхшылардан.
Боларның барысы өстенә Владимир Антонович гаиләсенең ныклы терәге дә. Улы Сергей мәктәбебездә әтисе юлын дәвам итә.

Өлкән Соколовка җитмеш яшьне бирмәссең, көч-егәре егетләрнеке кебек ташып тора, ул һаман да сафта, тормыш белән бергә атлый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100