news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай әти-әниләре Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар

Экспертлар тестларны шунда ук тикшереп тә бирделәр, һәр әти-әни үз нәтиҗәсен белеп китте.

 (Азнакай, 23 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай әти-әниләре дә Бөтенроссия акциясенә кушылып, 22 февральдә Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, дип хәбәр итә район газетасы.

Оештыручылар белдерүенчә, акция әти-әниләрдә һәм укучыларда имтиханнарга әзерлек белән бәйле киеренкелекне йомшартырга ярдәм итүне күздә тота. Ул мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт инициативасы буенча үткәрелә.

– Бу акция Россиядә икенче елын уздырыла. Былтыр да әти-әниләр актив булды. Хәтта район җитәкчеләре белемнәрен сынадылар. Имтихан кыскартылган вариантта 15 пункттан торды, аларны язарга 30 минут вакыт бирелде, – ди бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль куратор Миләүшә Зарифуллина.
Таләпләр һәм шартлар укучыларга кебек үк булды: телефоннарны алып кермәскә, биремнәрне фотога төшермәскә, күршең белән сөйләшмәскә, җаваплар бланкасында төзәтмәләр кертмәскә.

Әлбәттә, әти-әниләргә имтиханнарны бирә алмасалар да куркыныч түгел, анысы. Ә менә укучыларның язмышын баллар хәл итә.

– Биремнәрнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен, нинди тойгылар кичерәсен беләсем килде, быел улым унберенчене тәмамлый. Мәктәп программасын тырышып үзләштереп барганда, куркырлык нәрсә юк, – ди Лилия Мусина.

Экспертлар тестларны шунда ук тикшереп тә бирделәр, һәр әти-әни үз нәтиҗәсен белеп китте, диелә район газетасында

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100