news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай терлекчеләре сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшырткан

Районда бер тәүлеккә 94,2 тонна сөт савалар.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча, район терлекчеләре көнгә 94,2 тонна сөт сава, дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бер сыерга 12,1 кг сөт туры килә. Районыбызның сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуда “Союз-Агро”, “Марс”, “Габдрахманов Л.Г.”, “Таллы Бүләк”, “Чатыр тау”, “Тукай ис.”, “Азнакай” АФ” хуҗалыклары үзләреннән зур өлеш керткәндә, “Чалтаймас”, “Победа”, “Кәлимуллин И. А”, “ Шәвәлиев З.Г.”, “ Герой Кәримов Ф.Ш. и с.” (“Чалпы”) хуҗалыкларында сөт савып алуны нык киметкәннәр.

Район җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре агропредприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә даими рәвештә кышлату чорында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру һәм башка мәсьәләләргә багышланган семинарлар уздыралар, үзара тәҗрибә уртаклашып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100