news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай теплицасында брокколи уңган

Теплицада эшләр барышы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин танышты.

(Азнакай, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Быел Азнакай теплицасында беренче тапкыр брокколи кәбестәсен үстереп караганнар. Җәйге сезонда гына эшләүче хуҗалыкта кыяр-помидор үстерүнең табышы түбән булгач, төп басым кәбестәгә ясалган. Биредә бер гектар мәйданда аның иртә өлгерә торган ак күчәнлесе, төслесе һәм брокколи җитештерелә, дип яза җирле басма.

Аеруча брокколи кәбестәсе уңган. Базар бәяләре отышлы булгач, аны киләсе елга да утыртмакчылар.

– Быел барлыгы 100 тоннага якын яшелчә уңышы алырга планлаштырабыз. Продукцияне сәүдә нокталарына кую, бюджет учреждениеләренә сату турында сөйләшүләр алып барабыз. Хуҗалыкта 10 кеше хезмәт куя. Башкарасы эшләр шактый: киләсе сезонга туфракны әзерлисе, теплицаның урам ягы территориясен дә төзекләндерәсе бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Мансур Фәсхетдинов.

Теплицада эшләр барышы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин танышты. Ул яшелчәчелек тармагына комачаулаучы факторлар белән кызыксынды, эшчеләр белән аралашты, киләчәктә хуҗалыкка тагын да мул уңыш җыеп алырга, киңәюгә йөз тотып эшләргә дигән бурыч куйды.

Брокколи – ул кәбестәнең бер төре. Әлеге яшелчә диетик продукт булып санала: шикәр авыруыннан интегүчеләр, яман шеш белән көрәшүчеләр өчен файдалы. Брокколи кәбестәсе матдәләр алмашын яхшырта, фолий кислотасына, кальцийга, В төркеме витаминнарына бай. 

news_right_1
news_right_2
news_bot