Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай табибы Илмир Нигъмәтҗанов туган көнен билгеләп үтте
Илмир Гыйлемхан улы Нигъмәтҗановка республика дәүләт бүләге – "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды.
(Азнакай, 10 февраль, "Татар-информ", “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайның олпат табибы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре Илмир Нигъмәтҗанов гомер бәйрәмен билгеләп үтте, дип яза районның "Маяк" газетасы.
Табиб Илмир Нигъмәтҗановның сәламәтлек сагы өлкәсендә үз эзләре, аңа үз карашы.
–Хирургның кулы калтырарга тиеш түгел, дисәләр дә, сезне шушы озын хезмәт юлы дәверендә аерата дулкынландырган, хәтта сискәндергән, дияр идем, мизгелләр булдымы? – дигән соравыма ул икеләнеп тә тормый шулай дип җавап бирде:
–Операция өстәленә ятарга дучар булган сабыйлар һәм аларга операция ясаган вакытлар бер генә табибның да эчке халәтенә, кичерешләренә бигрәк тә йогынтысыз калмыйдыр. Монда инде сиңа аерата җаваплылык өстәлә. Гомумән, сабыйларның тән сызлануларына, аларның сәламәтлегенә битараф калган, моңа җаны сыкранмаган кеше юктыр да. Хәзерге кебек заманча технологияләр булмаган гади генә җиһаз-шартлар чорында да хәтта 10 көнлек балаларга да катлаулы операцияләр ясарга туры килгәләде. Хәзер җитди операцияләр таләп ителгән пациентлар махсуслаштырылган үзәкләргә җибәрелә. Әле кайчан гына ашказаны җәрәхәтенә дә операцияләр ясала, нервлар киселү организм өчен бер дә файдага түгел иде, ә хәзер ул препаратлар белән генә дәвалана. Медицинаның елдан-ел камилләшә барып, кеше гомерен саклап калуга әнә шулай мөмкинлекләр артуга ничек сөенмисең...
Кул хәрәкәтләре төгәллеккә өйрәнгән хирургның сүз-сөйләме дә турыга – уйлаганын ярып сала.
– Районның медицина тармагына үз җирлегебездә туып-үскән, шушы мохиттә тәрбияләнгән белгечләрне күбрәк тартырга иде. Туган ягын, райондашларын яраткан кеше хезмәтенә дә бар тырышлыгын, күңел җылысын сала белә, – дигән иде ул әле күптән түгел генә медицина һөнәрен сайлаган укучылар, вузлар студентлары белән очрашуда ясаган чыгышында. Диплом алгач, аларны эшкә Азнакайга кайтырга чакырды. Олпат табибны яшьләребез ишеткәндер, киңәшен кабул иткәндер, дип өметләник.
Кәкре Елга авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1965 елда Илмир Нигъмәтҗанов Казан дәүләт мединститутының дәвалау факультетында укый. Бу чорларда район хастаханәсендә эшләгән табиблар Климов, Чуриков, күршедәге Кәтемнән Галимҗан Әхмәтшин аның өчен өлге була, бу һөнәрне сайлавына да алар этәргеч бирә. Студент чагында ук 3 ел эшләп, укуын тәмамлагач, Бөгелмә үзәк хастаханәсенә хирург булып кайта. 1972 елда хәрби хезмәткә алынып, Уссурийск шәһәрендә хәрби частьнең медицина хезмәте башлыгы итеп билгеләнә. Даманский утравы өчен Кытай белән ике арадагы бәрелешләрнең тынып кына килгән чагы, танкодромда хәрби өйрәнүләр бара. Яралылар күп, көне-төне катлаулы операцияләр ясарга туры килә. Үзе дә медицина белгечлеге алган тормыш иптәше Сания (соңрак ул нефть юнәлешендә укып, лаеклы ялга чыкканчы КРСта икътисадчы булып эшли) иренең авыр хезмәтен аңлап, аңа терәк, таяныч булырга тырыша. Кызлары Гүзәл дә шушы Ерак Көнчыгыш җирендә дөньяга аваз сала.
Хәрби хезмәттән соң Нигъмәтҗановлар гаиләсе сагындырган, җирсеткән туган якка – Азнакайга кайтып төпләнә. 1974 елдан бирле ул райондашларының сәламәтлеге сагында. Дистә елдан артык үзәк сырхауханәнең хирургия бүлеген җитәкли. Табибның авыруларга беренче ярдәмен, катлаулы операцияләр ясавын, аннан соңгы хәлен дә тирәнтен кайгыртуын яшь белгечләр йотлыгып күзәтә, сеңдерә бара. Аның кул астында әнә шулай дистәләгән табиб тәҗрибә туплый, чыныгу ала.
Хирург Илмир Нигъмәтҗанов 1997 елдан пациентларын поликлиникада кабул итә. Бер үк вакытта стационарда да кизү тора, кирәк булганда онколог, уролог, травматолог вазифаларына да алына.
Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре, атказанган табибы, югары категорияле хирург, күпсанлы Мактау грамоталары иясе шушы еллар эчендә никадәр азнакайлыга дәва-сихәт биргән.
Җиде ел гомерен хәрби хезмәттә үткәргән, Бөек Ватан сугышыннан кайтканнан соң колхоз рәисе булып эшләгән әтисе Гыйлемханның, сабыр, тырыш әнисе Даймәнең күркәм сыйфатларын сеңдереп үскән, мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тамамлаган Илмир Нигъмәтҗанов та җитәкчелеккә капка ачкан башка һөнәрне яки тормышта җиңелрәк юлны сайлый алган булыр иде. Әмма ул менә шушы тынгысызлыкны, тәхетсез бәхетне сайлаган.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзәк поликлиникада оештырылган тантанада Илмир Гыйлемхан улына республика дәүләт бүләге –“Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылуы һәм юбилее уңаеннан район җитәкчелеге һәм барлык азнакайлылар исеменнән котлауларын җиткерде. Гомерен район халкы сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган табибка үзәк сырхауханә җитәкчеләре, коллегалары да изге теләкләрен ирештерде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз