Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай төбәгендә кибеттән 230 мең сумлык оргтехника һәм 11,3 мең сум көнлек керем урланган
12,7 мең сумлык бал салынган 50 литрлы фляга югалган, ә бозау караклары тотылган
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Азнакайның Ленин урамындагы “Компьютер дөньясы” кибетеннән 230 мең сумлык оргтехника һәм 11,3 мең сум көнлек керемне урлаганнар.
Районның Тымытык авылы кешесе шәхси йорттагы эленеп торган куртка кесәсеннән “Рено” автомобиле ачкычын урлый, машинаны кабызып алып китә. Бу эштә шикле кеше тоткарлана.
Автомашиналардан бензин агызып алучы һәм аккумулятор урлаучы Азнакайда яшәүче 3 кешелек төркем тоткарлана.
Билгесез кешеләр шәһәрнең “Автомобильче” ширкәтендәге бер гаражга кереп, 12 мең сумлык 4 кышкы көпчәк резинасы урлыйлар.
Чәкән авылында яшәүченең өеннән 12,7 мең сумлык бал салынган 50 литрлы фляга югала. Тикшерү барышында угрының шушы ук авыл кешесе булуы ачыклана.
Банки Сукаеш авылындагы ”Азнакай” агрофирмасы фермасыннан бозау урлаучылар тоткарлана.
Бөгелмә районының Кодаш бистәсеннән бозаулар урлаганда тоткарланган төркем буенча эш дәвам итә. Аларның Бөгелмә һәм Азнакай районнары биләмәләрендә кылган 9 караклык очрагы дәлилләнгән инде, дип белдерә Азнакайның “Маяк” басмасы.
Шул рәвешле, узган атнада Азнакай район биләмәсендә 13 җинаять эше теркәлгән, 9 эш ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз