news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай төбәгендә бер бабайның үле гәүдәсе табылган

Белүчеләрнең элемтәгә керүе сорала

 (Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). 27 гыйнвар көнне үз өендә (Мәнәвез авылы, Озерная урамы, 13 адресы буенча) 1927 елгы С.Г.Габдуллинның мәете табылды. Тәнендә җәрәхәтләре дә бар.

Шуңа бәйле нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең Азнакай районара тикшерү бүлегенә 7-32-06; 7-32-07; 7-32-12 яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенә 02; 7-30-87 телефоннары буенча шалтыратулары сорала. Анонимлык гарантияләнә, дип мөрәҗәгать итте районның “Маяк” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot