news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай студентлары полиция эшчәнлеге белән танышты

Белгеч бармак эзләре алуны, аларны махсус программалар ярдәмендә тикшерү, аннан гаепләнүчеләрне ничек ачыклаулары турында аңлатты.

Азнакай студентлары полиция эшчәнлеге белән танышты

(Азнакай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакай район эчке эшләр бүлеге Россия студентлары көненә багышланган «Студентлар десанты» бөтенроссия акциясенә кушылды. Хокук сакчылары Азнакай политехника техникумында булып, студентлар белән очрашты.

Чара барышында бүлекнең эксперт-криминалистика төркеме җитәкчесе Альбина Хаҗиева бармак эзләре алуны, аларны махсус программалар ярдәмендә тикшерү, аннан гаепләнүчеләрне ничек ачыклаулары турында аңлатты. Балигъ булмаган балалар эшләре бүлеге инспекторы Эльза Вәлиева үзенең чыгышында административ хокук бозулар һәм җинаятьләр турында сөйләде.

Соңыннан шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Әхмәтшина укучыларга әлеге юнәлештә һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат биреп, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренә булган социаль гарантияләр белән якыннан таныштырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100