news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай спортчылары җиңел атлетика буенча регионара турнирда җиңү яулаган

Тренерлары Рөстәм Гыйлфанов җитәкчелегендә "Лидер" спорт мәктәбе җиңел атлетлары өч I урынга лаек булганнар.

(Азнакай, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Урыссу бистәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган җиңел атлетика буенча регионара турнир узды.  Азнакай районының яшь спортчылары әлеге ярышта зур уңышлар яулады, дип яза җирле басма.

Тренерлары Рөстәм Гыйлфанов җитәкчелегендә "Лидер" спорт мәктәбе җиңел атлетлары өч I урынга лаек булганнар.

Алинә Мөхтәруллина (150 м), Таңсылу Шакирова (1000 м) һәм Альберт Хәйбуллинга (1000 м) әлеге турнирда тиңнәр булмаган.

Артур Фәрукшин 150 м дистанциядә II урынга чыккан, дип хәбәр итә "Лидер" спорт мәктәбе.

news_right_1
news_right_2
news_bot