Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай шәһәренең яшь талантлары Сочида узган конкурста җиңү яулап кайткан
Анда Әстерхан, Мәскәү өлкәләре; Алтай һәм Краснодар крае; Калмык Республикасы, Ханты-Мансийск округы, Санкт-Петербург, Сочи балалары катнашкан.
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» һәм «Юлдаш» вокаль ансамбльләре, һәм яшь баянчы Камил Мөбарәкшин “Город счастья” Бөтенроссия һәм “Черноморский олимп” халыкара фестиваль-конкурста катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Бу хакта aznakaevo-rt.ru яза.
Әстерхан, Ленинград, Мәскәү өлкәләре; Алтай һәм Краснодар крае; Калмык Республикасы, Ханты-Мансийск округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән килгән яшь музыкантлар арасыннан беренче конкурста Камил Мөбарәкшин һәм «Бәхет» вокаль ансамбле I дәрәҗә, «Юлдаш» вокаль ансамбле II дәрәҗә лауреат булдылар.
Халыкара конкурста “Бәхет” ансамбле һәм Камил Мөбарәкшин жюрины таң калдырып, гран-при яулады.
Ә солистлар Азамат Миргалиев, Әминә Рәхимова Сочидан – I дәрәҗә, Алсу Кәлимуллина, Азамат Рәхимов – II дәрәҗә, Элина Нәбиуллина III дәрәҗә лауреат булып кайттылар. «Юлдаш» вокаль ансамбле кече составта чыгыш ясап, шулай ук III дәрәҗә лауреат исемен алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз