news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай шәһәрендә ишегалларын тәртипкә китерүгә 35 млн сум сарыф ителә

Бу эшкә халык та җәлеп ителә.

Азнакай шәһәрендә ишегалларын тәртипкә китерүгә 35 млн сум сарыф ителә
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 6 август, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай районында кварталлардагы, ишегалларындагы юлларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Бу тармакта һәр елны районда 35 млн сумлык эш башкарыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишегалды” проекты буенча 2020-2024 елларда Татарстанда барлык шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау күздә тотыла.

Бу эшкә халык та җәлеп ителә. Халык белән очрашуларда кешеләрнең фикер-тәкъдимнәре “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә системага салынып, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына территорияләрне төзекләндерү буенча проектлар ясауга тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot